Туган җирем-Татарстан

Страницы: 1 | 2  >  >>

Туган җирем-Татарстан .
Ата –ананы сайлап алу чарасы булмаган кебек,туган җирне дә сайлап алу мөмкин түгел. Минем туган җирем-Татарстан. Биредә яшәвем белән бәхетлемен ,туган җирем белән чиксез горурланам.
Беренчедән –географик хәле белән бик уңайлы җиргә урнашкан. Россиянең Европа өлешендә булса да ,Азиягә дә якын тора. Шунлыктан ,сәнгатендә,архитектурасында ,мәдәниятендә һәр ике контингенттан үрнәкләр алынган . Борынгы тарихтан белгәнебезчә ,Татарстан аша Ефәк юлыдип аталган сәүдә юлы узган . Бу үз хисабында ,көнбатыш һәм көнчыгыш илләрен бергә тоташтыручы үзәк булып торган .
Хәзергә кадәр Татарстан бу рольне үтәүчеләрнең алгы рәтендә тора. Соңгы вакытта Алабуга икъдисатый зонасы булдырылгач Европа һәм Азиянең алга киткән илләре биредә үз заводларын салып ,машиналарын электроникатоварлары җитештерергэ теләктәшлек белдерәләр.
Туган җирем үзенең мәйданы белән дә Европа илләре белән чагыштырырлык. Аның территориясенә Белҗгия,Голландия кебек дәүләтләр урнаша алыр иде. Зурлыгы буенча хәтта Франция белән тиңләшерлек мөмкинлеге бар. Италия ,Греция кебек илләр дә Татарстан белән исәпләшә башлады.
ары бездә генә язы-кышы,җәе-көзе белән горурланыр урын.
Карлар китеп яз килергә җир өсте чәчәкләргә күмелә. Күз явын алырлык тюльпаннары,роза чәчәкләре арасында йөргәндә Голландия һәм Франция күз алдына килә. Алмалары-чияләре өлгергән чорда субтроник илләрне хәтерләтә. Инде кар көртләре каплаган басу-кырлары ,урман-далалары әкияти Кыш бабайныкы да,Санта-Клаусны да очратырга мөмкин. Ә урманнарының үзенчәлеге үзенең серлелеге белән тартып тора. Горур йөзъяшәр имән янәшәсендә үскүн зифа каены,башлары күккә тиеп торырлыкчыршы-нарат агачларын бары бездә генә күрергә мөмкин. Әандагы тәрледән-тәрле җиләкләрне Тукай әйтмешли,һичшиксез җыярсың бер чиләк!.

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: