Тэрбияле кеше

Страницы: 1

Тэрбияле кеше
Тәрбияле кеше. . . Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек "тәрбияле" сүзен "яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз - үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше" дип аңлата. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең , башка кешеләр янында ул
хәтта ямьсез сүз дә кулланмас. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә
бүтән кешене рәнҗетмәс. Төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки " яхшы тәрбия"не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның "яхшы тәрбия"се безнең заманда, киресенчә, начар гадәт булырга да мөмкин, чөнки заманалар үзгәргән саен, әхлак тәрбиясе дә үзгәрә.
Ләкин нинди генә заманда яшәсәк тә, әйдәгез әле , тәрбияле булып калырга тырышыйк!




Страницы: 1
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: