Әтәч бездә кунакта

Страницы: 1 | 2  >  >>

Тема: "Әтәч бездә кунакта"
Балаларның яше: 4-5 яшь
Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү һәм әвәләү
Интеграль бүлекләр белем бирү программасы: танып белү өлкәсе, физик тәрбияләү, эстетик-сәнгать өлкә.
Максат: Өлкәннәр белән ирекле аралашуны үстерү, тирә юньдәгеләр белән узара тәэсир итешүнең конструктив ысулларына һәм чараларына ия булу. Танып белү омтылышы үсешен булдыру.
Бурычлары: Якын-тирәлек турындагы белемнәрне тирәнәйтү нигезендә балаларның сүз запасын тулаландыру һәм активлаштыруны дәвам итү.
Балаларга әтәч, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирү. Пластилиннан чеби әвәләү,чиста-пөхтә эшләү.
Киң куңеллелек тәрбияләү.
Сүзлек эше: йонлач, йомшак, томшык,каурый. кикриге,койрыгы.
Җиһазлар: уенчык , әтәч, боҗра,уен өчен төрле рәсемнәр,пластилин,такта,дымлы салфетка,витаминка.
Алдан эшләнелгән эш: балалар белән әтәч рәсеме карау, әтәч турында шигырьләр, җырлар тыңлау; игезәк кызлар белән әтәч турында сөйләшү.
Әти-әниләр белән эш: уен уйнаганда булыша, балалар белән эшләгәндә булыша,музыка куя.
Музыка астында балалар керәләр.
Исәнләшү.
-Балалар мин сезгә табышмак эйтэм сез белерсез микән?
-Башы тарак ,койрыгы урак иртән иртүк тора матур итеп кычкыра.
-Балалар, нәрсә икән ул?
-Әйе, әтәч.
-Әтәч керә,исәнләшә.
-Әтәч нинди, балалар?(йомшак, матур)
-Әтәчнең нәрсәләре бар? (башы)
-Башында нәрсәләре бар?
-Кикриге бар.
-Кикриге нинди төстә?(кызыл төстә)
-Әтәчнең кикриге кайда?(башында)
-Бу аның нәрсәсе?(томшыгы,борыны)
-Томшык астында нәрсәсе бар?(сакалы
-Сакалы нинди төстә?(кызыл)
-Тагын нәрсәләре бар?(күзләре,койрыгы,каурыйлары. )



Д/УЕН "Нәрсә ашый"
Балаларга предметлы картинкалар

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: