сәнгатьнең бу төрендә сез дә үз көчегезне сынап карагыз әле.
1) Штанга күтәрүче 1) Гимнастка
( 3 тапкыр төрле авырлыктагы штанганы ( обруч, туп, лента белән
күтәрә ) башкара )
4. Кыстыргычлы уен.
Бу уен килгән кунаклар белән бергә уйнала. Күп иттереп кер кыстыргычлары (прищепкалар ) әзерләнә. Һәр уенчыга бишәр кыстыргыч каптырыла. Сигнал бирелгәч , кыстыргычларны бүтәннәргә "каптыру" башлана. Кем үз кыстыргычларыннан тизрәк котыла - шул җиңә.
Табышмаклар:
а) Җәй буе ял итәрләр, а) Җәй көне чоланда ята,
Кыш тәпиләп китәрләр. Кыш көне бездән калмый.
б) Биш агайга бер күлмәк. б) Күзе дә юк, колагы да юк
Үзе сукырны җитәкли.
5. " Паровоз "уены.
Әти йөгереп барып, сыбызгы сызгырта, әнине килеп ала, әни әти артына тотынып килә, килгәч, сыбызгы сызгырта, аннары икәүләп баланы алып киләләр
6. "Тычкан тозагы" Әниләр түгәрәк ясап баса, 10 лап бала, тычканнар булып, уөй астында йөгереп йөриләр, көй туктаганда, тычканнар түгәрәктән чыгып калырга тели, әниләр чыгармый тоткарларга тиеш.
Чираттагы конкурсыбыз " Сорау-җавап " тибында.
а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)
б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)
в) Штраф тибүе? (пенальти)
г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)
д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)
е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)
ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)
ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)
з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)
и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)
- Ә хәзерге уенда мәкальләрне алып баручы әйтә башлый, командалар ахырын әйтеп бетерергә тиеш булалар.
- Саулык - зур байлык. - Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>