Сказки Абдуллы Алиша

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

АБДУЛЛА АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕ БУЕНЧА ДӘРЕС-УЕН
Димиева Ләйсән Мәннаф кызы, Казан шәһәре Совет районы 22нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сыйныф: 1нче сыйныфның татар төркеме
Максатлар: автор әкиятләре турында белемнәрне арттыру;
аңлап, дөрес сөйләү, сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәләрен ныгыту;
Ватаныбызның Герой-уллары белән горурлану хисләре тудыру.
Җиһазлау: таратма хәрефләр, предмет яки аларның рәсемнәре, тест сораулары, авторның биогафиясе буенча презентация, китап күргәзмәсе.
Исәнмесез, хәерле көн. Хәлләрегез ничек?
Балалар, без нинди бәйрәм ялыннан килдек? ( 23нче февраль бәйрәменнән)
Әлеге бәйрәмнең тулы исеме ничек дип атала? ( Ватанны саклаучылар көне)
Ватанны, ягъни туган илебезне саклаучы ир-егетләр нинди булалар икән? Һәр партада таратма хәрефләр бар. Сез шул хәрефләрдән ике сүз төзегез
Б А Т Ы Р Б А Һ А Д И Р
Без бүгенеге дәресебездә батыр язучы Абдулла Алиш һәм аның әкиятләре турында сөйләшербез.
Абдулла Алиш Татарстанның Спас районындагы авылда туа. Укырга, язарга әтисеннән өйрәнә. Ә әнисе бик матур җырлый торган була. Башлангыч мәктәптә бары татар телендә генә укый, аннан рус мәктәбенә күчә. Казанның төзелеш техникумына укырга керә. Әдәби түгәрәкләргә йөри. Балалар белән аралашырга бик ярата. Ул һәрвакыт үзе белән блокнот йөртә. Шунда кызыклы хәлләрне язып бара һәм алардан әкиятләр барлыкка килә.
Тик Ватаныбызга зур кайгы килә. Сугыш башлана. Абдулла Алиш фронтка китә, әсирлеккә эләгә һәм батырларча вафат була.
Ләкин без Алишны онытмыйбыз, аның әкиятләрен яратып укыйбыз.
Ул әкиятләр безгә начар сыйфатларны күрә белергә һәм яхшы булырга өндиләр.
Тактада уңай, тискәре сыйфатлар таблицасы. Әйдәгез, яннарына "", " - " тамгалары куеп чыгабыз.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: