Разил Вәлиев исемендәге премияне тапшыру

Страницы: <<  <  11 | 12 | 13 | 14  >  >>

дә язып карыйсым килә бит. . .
Ильяс. Бик-бик киләме? Ул шундый тылсымлы! (кызыктыра), (сораулы караш ташлап һәм горур кыяфәт белән): Әгәр бүләк итсәм, аны югалтмассыңмы? Киләчәктә зур шагыйрь булырга җыенган Ильясның бүләге дип сакларсыңмы?
Камилә (каләмгә шундый кызыгып карап): Үземнең көндәлектәге бишлеләрем белән вәгъдә бирәм!
Ильяс. (җитди генә) Ярар, болай ышандым кебек инде (каләмне Камиләгә суза) тик, кара аны! Икенче елга синнән матур шигырьләр көтәм!
Камилә. Әлбәттә инде! Рәхмәт сиңа (каләмне ала, аңа күз карасыдай карап тора).
Һәм кинәт, сискәнеп: Ильяс! Әл-лә-ли (әйләнгәләп ала, кулларын чәбәкләп): ай-яй тылсымы көчле моның! Кара ничек кулларны яндыра! Миңа илһам күчә ахры. . .
Ильяс. Әйдә, аны иң югары урынга җыеп куйыйк. Киләсе елга монда тагын алып килербез.
Камилә. Әйдә, Ильяс, каләмнең урыны түрдә булырга тиееешшш (дип кереп китәләр).
1 а. б.
Язган сүзең җан азыгы булсын,
Тел ачкычы булсын кемгәдер. . .
Яхшы сүздән якты уйлар тусын,
Изгелекләр артсын бермә-бер!
2а. б.
Ә хәзер сәхнәдә Исмәгыйлев Ислам. Ул сүзләрдән тезелгән энҗе бөртекләрен моңлы көйгә кушып, безнең күңелләргә ирештерер.
"Киек казлар" җыры.
22 нче слайд. Җыр эчтәлеге буенча.
23 нче слайд. Сау булыгыз!
2 а. б. Очрашулар кабат насыйп булып,
Иҗат чишмәләре артсыннар!
Күңелләрдән якты хисләр ташып,
Дулкынланып, гөрләп аксыннар!
Камилә. Каләмегез һич тә тутыкмасын!
Ак кәгазьгә сипсен нурларын!
Иҗат итә алу - үзе бәхет,
Аерылмагыз аннан, дусларым!
1а. б. Хөрмәтле дуслар! Шуның белән безнең "Ирек канатында очкан кошлар" исемле шигъри кичәбез ахырына якынлашты.
Ильяс. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе очрашуларга кадәр!

Пәрдә төшә.


Страницы: <<  <  11 | 12 | 13 | 14  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: