Сыйныф: 11(рус төркеме)
Тема: "Әни нинди була?" Роза Хафизова (БДИ ның С өлешенә әзерлек)
Максат:
1. Әсәрне аңларга, анализларга өйрәнү
2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, бердәм дәүләт һәм республика имтиханына әзерләнүне дәвам иттерү
3. Укучыларда шәфкатьлелек тәрбияләү
Җиһазлау: компьютер(Презентация, җыр тыңлау, спектакльдән өзек)
Дәрес тибы:яңа төшенчәләрне формалаштыру дәресе.
Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы.
Алымнар: аңлатмалы сөйләү,сәнгатьле уку,дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.
Педагогик технология: информацион технология- белем бирүнең компьютер технологиясе.
Дәрес барышы.
I Актуальләштерү .
Укучыларда уңай хәләт булдыру.
Укытучы: хәерле көн, кадерле укучылар!
Бүгенге дәресебез гади түгел,чөнки бездә бүген кунаклар бар. Минем дәрес башында ук сезгә бер соравым бар.
- Әниләрегез турында сөйли аласызмы?
-Синең әниең нинди?
- Бүгенге дәресебез "Әни нинди була?" дип атала. Дәрес барышында БДИ ның С өлешенә хәзерлек тә алып барырбыз. (Дәреснең максаты белән таныштыру)
oo Бирелгән текстның эчтәлеген бәяләү
oo Текста күтәрелгән проблеманы аңлату
oo Текстагы автор позициясен аңлау
oo Текстагы проблеманы дәлилләү
-Укучылар, бүген мин сезне дәресебезнең башында ук җырчы Габделфәт Сафин башкаруында җыр тыңлатасым килә. Бу җыр сезгә бүгенге дәрестә күтәреләчәк проблеманы ачыкларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Җырның сүзләрен игътибар белән тыңлагыз. (җыр, презентация бара)
-Ягез әле,укучылар, җырның сүзләреннән чыгып, бүгенге дәрескә нинди проблема куяр идегез?
- Аналар үз балаларын ташлыйлар.
- Балалар тилмереп аналарын көтәләр.
Ми
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>