эш: шакмаклы биттә ориентлашу;
- "Күңелле рәссамнар"
3. Практик эш: рәсем ясау.
4. Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Әйдәгез әле, бер-берегезгә карап елмаегыз, ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.
Елмай әле дускаем,
Елмаю матур була.
Елмайганда кешенең,
Күзләренә нур тула!
Бир кулыңны дус булыйк
Һәрчак елмаеп торыйк!
Безгә бүген күпме кунаклар килгән. Аларга белемнәрегезне күрсәтергә телисезме? Бүген бездә математик викторина. 2командага бүленергә кирәк булачак. Акыллы түгәрәкләр, күңелле өчпочмаклар.
Эмблемалар тагу. Бу геометрик фигуралар турында нинди шигырьләр беләбез әле без?
Әйдәгез, Раиль һәм Әмир командаларның капитаннары булачаклар. Сезне бәяләү өчен жюри кирәк булачак.
I Сезнең игътибарны туплап алабыз:"Кем зирәк, әйт тизрәк!" Һәр командага сораулар бирәм
Барысы: 10 сорау (һәр командага 5әр)
Бүген атнаның ничәнче көне?
Бүген нинди көн?
Хәзер нинди ай?
Хәзер нинди ел вакыты?
Иртәгә нинди көн булачак?
Кичә нинди көн иде?
Бер кулда ничә бармак?
Өчпочмакның ничә почмагы бар?
Кышның ничә ае бар?
Җәйнең ничә ае бар?
II Бирем туплар белән "Тупны иптәшеңә бир һәм сана!" Уңайга һәм кирегә санау ( һәр команда аерым)
III "Рәсемгә кара, ничә предмет? Шул санга туры килгән цифрлар белән тоташтыр!"
IV Бирем "Рәсемнәргә карап, мәсьәлә төзе!" Җавапны цифрлар, тамгалар ярдәмендә язарга кирәк.
V Ә хәзер командалар бер-берсенә мәсьәлә төзеп әйтәләр.
VI Киләсе биремне эшләгәнче ял итеп алыйк, "Атна" бармак уены.
VII "Тере атна" уены. Һәр командадан 7 шәр кеше чыга. Өстәлләрдә цифрлар аларны алып, парыгызны табып, рәтт
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>