М. Джалиль- герой-поэт

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы,
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
64нче прогимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы

Муса Җәлил - герой шагыйрь
(сыйныфтан тыш чара)
1. Сугыш. . . Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

2. Сугыш. . . Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән

3. Олысы-кечесе, яше-карты, хатын-кызлар , балалар да кулларына корал алдылар, ил азатлыгы сафына бастылар. Язучылар үзләрен сугышка җибәрүләрен таләп итә башладылар. Татар язучыларның 30дан артыгы сугышта һәлак булды. Х. Мөҗәй, А. Алиш, Р. Саттар, М. Җәлил фашистларның төрмәләрендә җәзалап үтерелде

4. Бүген 15 февраль- герой шагыйребез М. Җәлилнең туган көне. Аның батырлыгы, үлмәс әсәрләре алдында халкым баш ия. Шагыйрьнең төрмәләрдә иҗат иткән "Моабит дәфтәрен" укымаган, белмәгән кеше бармы икән?! Мөгаен юктыр.

5. М. Җәлил - шагыйрь һәм көрәшче. Һәр совет гражданины кебек үк, М. Җәлил дә, кулына корал алып Ватанны сакларга китә. Башта ул Минзәлә шәһәрендә политработниклар әзерләү курсында укый, аны тәмамлагач, Мусага өлкән политрук исеме бирелә. Волхов фронтының 2 нче удар армиясе чыгара торган "Отвага" газетасы хезмәткәре була. Ул батырлыкка, Ватанга тугры булырга өнди торган шигырьләре белән солдатлар арасында чыгыш ясый, газеталарда бастыра.

6. 1942 елның 26 июле. Волхов фронты. Чолганышта калу. М. Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Волхов ярларыннан М. Җәлилнең канлы әсирлек юлы сузыла. Бу турыда ул "Кичер илем" шигырендә яза.
"Кичер илем"

7. Менә шул көннән, муены гильотин

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: