Лунтикка ярдэм итэбез

Страницы: <<  <  1 | 2

ырга кирәк. (Линейкалар белән үлчибез. )
4) Ә хәзер кибеткә бияләйләр алырга барабыз. Ләкин бияләйләр буталып беткәннәр. Аларның размерларына карап парлап-парлап куярга кирәк. (2 бияләйдәге мисалларның җаваплары тигез булырга тиеш)
5). Әйдәгез, кызларга төймәләр әзерлибез . «Төймә»ләрне билгеле ритм белән буярга кирәк.
6). Балалар, бу күчтәнәчләрне салырга безнең чемоданнар бар. Алар сюрпризлы. Чемоданны ачып күчтәнәчләрне салыр өчен андагы биремнәрне эшләргә кирәк.
7). Әйе, дөрес әйтәсез,чәчәкләр җибәрик.
Чәчәкләр геометрик фигуралар төсле.
а). Зур, кызыл түгел, түгәрәк.
б). Кечкенә, кызыл, түгәрәк түгел.
В). Кечкенә түгел, сары, өчпочмак түгел.
(3 чәчәкле букет барлыкка килә)
8). Лунтик монда килгәндә машинага утырып килгән. Монда ниндидер биремнәр дә бар. Без шул биремнәрне чишеп жавабын тапсак тагын бер күчтәнәчне беләбез. Кроссворд чишү. (машина формасында схема)
1). Лунтик бакчага кергән
Биш кызыл алма күргән.
Икесен өзеп алган
Ботакта ничә калган?
2). Урамда 3 кыз уйный иде. Алар янына 2 малай килделәр. Мәсьәләгә сорау куегыз.
3). «Төшеп калган санны тап». (4).
4). Атнада ничә көн? Саныйбыз.
5). Лунтик компот ясарга уйлаган. Аның 6 чиясе булган. Һәр банкага 3 чия салырга кирәк . Ничә банка кирәк?
Читек сүзе барлыкка килде
9). Балалар ракетаның эчендэ кнопкалар бик күп. Кайсы кнопкага басарга икәнен белү өчен схемаларны аңлап, кнопканы сайларга кирәк.
Йомгаклау. Без бүген кемгә ярдәм иттек? Безгә нинди белемнәр кирәк булды? Балалар сез булдырдыгыз, безнең ракета әзер, күчтәнәчләр әзер. Лунтик сезгә зур рәхмәт әйтә.






Страницы: <<  <  1 | 2
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: