әлифба бәйрәме

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа 9 с углубленным изучением английского языка», г. Казань
Әлифба бәйрәме
Iнче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрипова Сәрия Гайнулла кызы
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме . 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә
Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.
Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым
Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.
3 укучы: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
ҖЫР: Хәерле иртә .
1. Әтәчтән дә иртәрәк 2. Үзем урын җыям мин 3. Мәктәпкә үзем барам
Уяндым мин әлбәттә. Үзем юына алам. Калалар мине мактап.
Хәерле иртә ,әнкәм, Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә апам,
Хәерле иртә , әткәм. Хәерле иртә ,бабам. Хәерле иртә , мәктәп.
БЕРГӘ: Без инде зур үстек,
Мәктәпкә дә килдек.
1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:
1. Исемем минем Ранил 2. Мин Адилә-тырыш кыз мин
Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.
Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.
3. Мин гаиләдә кече малай 4. Русча дөрес,матур сөйлим
Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.
Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп
Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.
5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Апамнан калышмыйм диеп

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: