Курчаклар беркайчан да күп булмый

Страницы: 1 | 2  >  >>

Курчаклар беркайчан да күп булмый.
Сезнең кызчыгыгызга әле дүрт яшь юк икән, уртача зурлыктагы курчаклар сатып алыгыз. Курчакларның йомшак һәм тотарга уңайлы, киемнәрен киендереп - чишендереп уйнарлык булуы зарур. Мондый уенчык кыз балага сексуаль ориентлашырга ярдәм итә, кызлар шул яктан малайлардан аерылып торалар. Кече йомышын башкара, елый, көлә торган табигыйлыкка якын курчаклар бу өлкәдә тагын да уңышлы. Әмма әлеге чорда уенчыклар белән кызыксыну тотрыксыз, игүтибар бер уенчыктан икенчесенә бик тиз күчә. Кызыгыз курчакны чишендергәннән соң, ташлап китсә, ачуланмагыз. "Ана һәм бала" уены өчен вакыт килеп җитмәгән дигән ишарә генә бу.
Өч ярым, дүрт яшьтән бала иң кызыклы үсеш стадиясенә - рольле уеннар белән мавыгу чорына керә. Рольле уеннар мәктәп яшенә кадәр әйдәүче уеннар булып торалар, ә мондый вазыйфаны башкару өчен бер курчак кына аз була. Курчак янына төрледән-төрле аксесуарлар - ванна, савыт-саба, биләүсә һәм коляска кирәк. Шул уенчыклар ярдәмендә кыз бала үзен ана ролендә саный башлый. Кешеләргә хас уңай сыйфат һәм тискәре сыйфатлы курчаклар нәкү шушы яшь өчен эшләнгән.
Мәктәпкәчә яшьтәге кызларга Барби бүләк итәргә киңәш ителми. Бу курчак мәсьәләсендә психологлар уртак фикергә килмәделәр әле. Кайбер тикшерүләр күрсәткәнчә, Барби кызларның, психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый - дисморфомания (үз тәнеңнән канәгать булмау) һәм нерв анорексия (ябыгу өчен ашаудан туктау) кебек тайпылышлар тудырырга мөмкин. Бер генә ана да кызын, күпме ябыкса да, Барби кебек була алмаячагына күндерә алмый. Ә затлы киендерелгән Барби - 8-10 яшьлек кызлар өчен менә дигән бүләк. Үзенең озын аяклы курчагын матур киендерергә тырышу аша, кызларда яшь модельер һәм тегүчелек сәләте дә ачылырга мөмкин. Бу яшьтәге кызларга өйләре һәм бүтән өстәмә аксессуа

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: