Коры җир рельефы

Страницы: 1 | 2  >  >>

Тема: " Коры җир тигезлекләре".
Максат:-укучыларга тигезлекләр турында гомуми төшенчәне бирү;
-карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
- мөстәкыйльлекне булдыру,укучылар арасында теләктәшлек,дуслык тәрбияләү;
-яңа сүзләр белән таныштыру.
Җиһазлау: Россиянең физик картасы, 6 кл. дәреслек , атлас һәм к/к. ,сигнал, слайдлар
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше. Группада утырган иптәшләребез белән исәнләшәбез.
Клок Баддис сәг. 12 дә очрашу өчен партнёрлар эзлибез.
Актуальләштерү.
Укытучы. Без үткән дәрестә нинди тема өйрәндек.
-Таулар.
Шушы тема буенча фикер алышып китәрбез.
Игътибар!
Укучылар кулларын күтәреп тынычланалар.
Раунд Тейбл.
Укытучы эшнең тәртибен аңлата. Сезнең алдыгызда тау исеме язылган карточкалар бар . Шушы тауга характеристика бирергә кирәк Биремне чират буенча үтисез. (сәгать теле уңаена) Һәр укчы бер бирем үти,эшләп бетергәч һәр группадан бер укучы сөйли. (тикшерәләр)
Яңа теманы аңлату:
Укытучы. -Инопланетяннардан безгә СМС килде. Аларның космик корабльләре берничә миллион яктылык ел инде сәяхәт иткән, кунаклар бездән җиргә төшеп утыру өчен рөхсәт сорыйлар. Әйдәгез аларга төшү өчен уңайлы булган урын тәкьдим итик. Үзегезнең сөйләшү җайланмалары- дәфтәрләрегезне ачыгыз. Аларга җирдәге бүгенге датаны хәбәр итегез.
Числоны дәфтәрләргә язып куябыз.
Тимбилдинг.
Һәр команда төшү өчен урын тәкъдим итә. (бергәләп фикерләшү). Ниндирәк урын уңайлы булыр.
Һәр командадан иң озын чәчле укучы җавабын әйтә.
Әйдәгез бу фикерне дәфтәрләргә язып аларга хәбәр итик.
(дәфтәрләргә теманы Коры җир тигезлекләре" дип язалар.
Укытучы. Мин сезнең һәрберегезгә схемалар таратып чыктым. Хәзер безгә шуның кишер сары төс белән буяган өлешен тутырырга кирәк булач

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: