сезлек.
Ризыкны уң кулың белән аша. Ләкин авызыңа тутырып капма. Ризыкның уртасыннан алма. Алдыңа түкмичә һәм тамызмыйча аша. Вак-вак чәйнәп аша, ашың сеңешлерәк булсын.
(64 сүз)
Каюм Насыйридан
Грамматик бирем:
1. Данные глаголы написать в прошедшем времени:
Аша, утыр, карама, сөйләшмә, ашама
"Көз" темасына контроль эш (8б сыйныфы)
Көз җитте.
I-вариант
Җәйнең күңелле көннәре үтеп китте. Табигатькә көз аяк басты. Болыннарның яшел хәтфә төсе югалып бара. Игеннәре җыелган кырлар көз башлануын хәтерләтәләр.
Урманнар һәм бакчалар уйга чумган кебек тын калганнар. Аларның җәйге шау-шулы чаклары үтеп китте. Агачларда сары яфраклар күбәйде. Аларның кайберләре коела да башлады. Кошлар да сайраудан туктадылар.
(48 сүз)
Грамматик бирем:
1. Тексттагы җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез.
2. Бирелгән җөмләдә сузык аваз хәрефләрен билгеләгез:
Табигатькә көз аяк басты.
"Көз" темасына контроль эш (8б сыйныфы)
Көз җитте.
II-вариант
Җәйнең күңелле көннәре үтеп китте. Табигатькә көз аяк басты. Болыннарның яшел хәтфә төсе югалып бара. Игеннәре җыелган кырлар көз башлануын хәтерләтәләр.
Урманнар һәм бакчалар уйга чумган кебек тын калганнар. Аларның җәйге шау-шулы чаклары үтеп китте. Агачларда сары яфраклар күбәйде. Аларның кайберләре коела да башлады. Кошлар да сайраудан туктадылар.
(48 сүз)
Грамматик бирем:
1. 1-2 җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез.
2. Бирелгән җөмләдә сузык аваз хәрефләрен билгеләгез:
Табигатькә көз аяк басты.
"Көз" темасына контроль эш (8б сыйныфы)
Көз җитте.
III-вариант
Җәйнең күңелле көннәре үтеп китте. Табигатькә көз аяк басты. Болыннарның яшел хәтф
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>