Күчмә кошлар

Страницы: 1 | 2  >  >>

Тема: Күчмә кошлар. (1 шөгыль)
Максат: атна көннәренең исемнәрен ныгыту, истә калдыру, ишетү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү; күчмә һәм кышлаучы кошларны чагыштырып аеру; бармакларның һәм кул чукларының хәрәкәтчәнлеген камилләштерү; уйлау-фикерләү сәләтен үстерү; сүзлекне баету.
Җиһазлау: кыңгырау, флажоклар, предметлы рәсемнәр, ковролин.
Шөгыльнең барышы:
Оештыру моменты: Атна көннәре уены.
II. Күчмә кошлар.
1. Кереш сүз:
Яфрак саргайды,
Үләннәр шиңде.
Ашыкмый гына
Алтын көз килде.
Сау бул, ямьле җәй.
Хушыгыз, кошлар.
Хәерле юллар телибез, дуслар.
2. Дөрес әйт! уены: рәсемгә карап кошларның исемнәрен истә калдыру.
3. Исеңдә калдыр! уен-күнегү: кош рәсемнәре куела, бала аларның исемнәрен истә калдыра.
4. Очты, очты. . . уены.
Ишетү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү, күчмә һәм кышлаучы кошларны чагыштырып аеру.
Ял минуты: Кошлар (бармак уены).
Җырлыйлар да, сайрыйлар
Кошкайларым тынмыйлар.
Бу кошчык – сандугач,
Бу кошчык – карлыгач,
Бу кошчык – сыерчык,
Ә бусы – торна
Баткаклыкта ул тора.
Бу кошчык – күке,
Ә бусы – тургай,
Әйтерсең лә курай.
Бу кошчык – карга,
Китә җылы якта кышларга.
Бу кошчык – чыпчык,
Сикереп йөри чык-чырык.
Саескын һәм песнәк,
Очып китмиләр нишләп?
Методик күрсәтмәләр: Ике кулның да бармаклары йодрыкка йомарланган. Кошларның исемнәрен ишетүгә, балалар берәм-берәм уң һәм сул кулларның бармакларын турайта баралар. Соңгы сүзләрне әйткәндә уч төпләрен күрсәтеп, аптыраган йөз ясыйлар.
5. Сайлап ал! дидактик уены: ковролинда үткәрелә. Рәсемнәр арасыннан күчмә кошларны сайлап алу.
6. Күчмә кошлар – командир уены.
7. Нәрсә артык? дидактик уен.
III. Нәтиҗә.
Тема:

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: