Татарстанны дүрт елга иле дип йөртәләр. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел, Вятка (Нократ) кебек зур елгалар ага.
Республикада тагын 500 ләп вак елга бар. Идел Татарстан территориясе буйлап 180 километр ага. Иделгә Кама елгасы кушыла. Бу урында Иделнең киңлеге 40 километрга җитә.
(41сүз).
Грамматик бирем:
Тексттагы саннарны сүзләр белән языгыз.
Итоговая контрольная работа по татарскому языку в 9Б классе
за 2014-2015 учебный год. («Яз җитте» темасына контроль күчереп язу. IV чирек)
1 дәрәҗә
Контроль күчереп язу.
Шифалы су.
Яшел киемнәрен киеп, тирә-якка күңелле нурларын чәчеп, яз килде. Урамнар хәтфә чирәм белән капланды, су буйларында тал бөреләре ачылды.
Исеме Каенсар булса да, авылыбызда әнә шул таллардан башка агачлар бик әз үсә. Хәер, ерак түгел генә каен урманы бар барын, баскычтан күренеп үк тора. Җилле көннәрдә каеннарның бөдрә ябалдашлары дулкынлануын да чамалап була. Урман шулай әллә кайдан ук безне ягымлы сәламләп үзенә чакырып тора.
Менә бүген дә шушы урманга килдек әле без. Һәркайсыбызда пәке, я булмаса пычак инде, билгеле. Башта бура таяклары, аннан соң кармак саплары кистек. (Т. Әйди буенча)
(88сүз)
Грамматик бирем:
1. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга: киемнәрен, авылыбызда, һәркайсыбызда
2. Түбәндәге җөмләне рус теленә тәрҗемә итеп языгыз:
Яшел киемнәрен киеп, яз килде.
2 дәрәҗә
Контроль күчереп язу.
Шифалы су.
Яшел киемнәрен киеп, тирә-якка күңелле нурларын чәчеп, яз килде. Урамнар хәтфә чирәм белән капланды, су буйларында тал бөреләре ачылды.
Исеме Каенсар булса да, авылыбызда әнә шул таллардан башка агачлар бик әз үсә. Хәер, ерак түгел генә каен урманы бар барын, баскычтан күренеп үк тора. Җилле көннәрдә
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>