История Росии в гимнах

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>

йсезлек алды. Татарстан үз символикасын - гербын, флагын һәм гимнын булдырды. Татарстан Республикасы Югары советы тарафыннан 1993 елның 14 июлендә кабул ителгән гимн композитор Рөстәм Яхин музыкасына нигезләнеп язылган. Рөстәм Яхин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Күпмилләтле, күпконфессияле, дәүләт телләре итеп бертигез татар һәм рус телләре кабул ителгән Татарстанның музыкаль символы 20 елга якын сүзсез башкарылды. Һәм, ниһаять, 2012 елда Рамазан Байтимеров тарафыннан язылган "Туган ягым" шигыре Гәрәй Рәхим тарафыннан үзгәртелеп, гимн тексты итеп танылды. Гимн тексты җөмһүриятебез халкын берләштерә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Ватаныбызда төрле милләт вәкилләренең тигез хокуклы булуы, дус, тату яшәве дә чагылыш тапкан. Дәүлә символлары белән халык горурлана, алар төрле рәсми мохитләрне бизи, билгеле бер тантаналы тирәлек тудыра. Р. Яхин тарафыннан иҗат ителгән гимныбыз яшәешебезне матурлый һәм һәрвакыт күңелләребездә горурлык хисләре уята.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге тәләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында положениедә әйтел гәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылган-да, аны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү- аның һәр гражданының бурычы. Татарстан Республикасы Дәүләт гимны:
- Татарстан Республикасында билгеләп үтелә үтелә торган бәйрәмнәргә ба-гышланган тантаналы җыелышларны һәм утырышларны ачканда һәм япканда;
- дәүләт органнары тарафыннан узд

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: