История Росии в гимнах

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

сми гимн тарихы
Беренче рәсми дәүләт гимны император Александр I вакытында барлыкка килә. 1812 елда барган Ватан сугышы вакытында, бигрәк тә рус хәрбиләре Европа буйлап барганда, яңа музыкаль символ кирәклеге сизелә. Шулай итеп, 1815 елда Россиянең беренче дәүләт гимны итеп инглиз гимны алына. Ә нигә инглиз гимнын? Ул заманда инглиз музыкасы модада була! Аның текстын Василий Жуковский тәрҗемә итә. Беренче рәсми гимн "Молитва русских" дип атала.
3. 4 Николай I заманындагы гимн тарихы
1833 елда Николай I Австрия һәм Пруссиядә булып кайта. Бу сәяхәт вакытында Император хөрмәтенә барлык җирдә инглиз гимны яңгырый. Сәяхәттән соң Николай I Россия дәүләтенең үз милли гимнын булдыру хыялы белән яна башлый. Гимн рус халкының холкын, җанын чагылдыра торган булырга тиеш була. Бу эшне ул князь Алексей Львовка һәм Василий Жуковскийга йөкли. Композитор А. Львов үз истәлекләрендә гимнның "гади халыкка да, гаскариләргә дә, чиркәүгә дә яраклы, аңлаешлы булырга тиеш " икәнлеген азсызыклый. Шулай итеп, 1833 елдан алып 1917 елның февраль революциясенә кадәр Рәсәйнең рәсми дәүләт гимны булып "Боже, царя храни!" (Ходаем, патшаны сакла! ") була. Бу гимнны дөньяда иң матур гимн дип атаганнар.
Боже, Царя храни!
Сильный, державный,
Царствуй на славу, на славу нам!
Царствуй на страх врагам,
Царь православный!
Боже, Царя храни!
Борынгы Грециядә батырларга багышлап башкарылган гимннан аермалы буларак, монда патшаны мактап, аңа озын гомер теләп җырлыйлар.
3. 5 Николай I заманындагы гимн тарихы
1917 елда Рәсәйдә зур сәяси үзгәрешләр була - патшаны бәреп төшерәләр, дәүләт белән Вакытлы хөкүмәт идарә итә башлый. Аңлашылганча, патша заманында яңгыраган гимн заман таләпләренә җавап бирми. 1917 елның 2 мартыннан

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: