ваплар.
Якынча сораулар
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше нәрсә ул?
Исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү ни өчен кирәк?
Якынча җаваплар
- Исемнәрнең килеш белән төрләнеше –аларның сорауларга карап үзгәреше.
- Исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү - дөрес сөйләшү, аралашу һәм дөрес язу өчен кирәк.
Үстерелешле сораулар:
Укучы нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин.
1. Тартым белән төрләнгән исемнәрне килеш белән төрләндерү.
2. Борын авазына беткән исемнәрне килеш белән төрләндерү
Саңгырау тартыкка беткән исемнәрне килеш белән төрләндерү.
Баш килештәге исемнәрнең җөмләдә ия булып килүе.
Проблеманы чишү өчен юнәлеш бирүче сораулар:
1. Тартым кушымчасы нәрсәне белдерә? (Тартым кушымчасы предметның кайсы затка караганын белдерә).
Тартымның һәр заты берлек-күплек саны өчен махсус кушымчалары бармы?
Килеш белән төрләнгәндә бу кушымчалар сакланамы?
2. Борын авазына беткән исемнәргә чыгыш килешендә нинди кушымчалар ялгана?
3. Саңгырау тартыкка беткән исемнәргә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә нинди кушымчалар ялгана?
4. Баш килештәге исемнәр һәрвакыт җөмләдә ия генә булып киләме? Әллә башка җөмлә кисәге дә була аламы?
Страницы: << < 1 | 2