ан булса, аның белән нәрсә булыр икән?" кебек сорауларга балалар бик кызык җаваплар табалар.
Нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе килә: халык авыз иҗатының барлык жанрлары да педагогик кыйммәткә ия. Халык педагогикасының нигезендә һәр халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф - гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешен оештыру, үз - үзен тоту рәвеше, әхлак нормалары, милли үзенчәлекләре ята. Бу күпкырлы тәрбия көндәлек режимга кертелеп, шөгыльләрдә дәвамлы эшләү рәвешендә алып барыла. Халкыбызның онытылган гореф - гадәтләре, уеннары, җыр - биюләре, бәйрәмнәре өйрәтелә.
Фольклор әсәрләре халыкның педагогик яктан зирәклеген, алдан уйлап эш йөртүен, аның тәрбияви потенциалын ачып салалар, шулай итеп, татар педагогик фикер үсешендә дә мәңге җуелмаслык эз калдыралар. Күп гасырлар буенча үз әһәмиятен югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән икән бу педагогик мирасыбыз, без аны югалтмый сакларга, белем бирү һәм тәрбия процессында дөрес куллана белергә тиешбез.
Страницы: << < 2 | 3 | 4