Физкультура - безнең дус

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>































Катнашалар: Раил, Ильфир, Булат, Индира

Гөлүсә - башлангыч класс укучылары. Укытучы: (Зилия)
I күренеш
Урам күренеше. Эскәмиядә Раил утыра. Ильфир керә.
Раил: Исәнме, Ильфир! Нәрсә борыныңны салындырып утырасың?
Ильфир: Салынмыйча, салыныр да. Бу Рифат абыйны әйтәм, безне бар дип тә белми. Гел зурлар да, гел зурлар. Туризм дисеңме, ярышмы - гел шулар бара Арчага. Синең Айрат абыең, 6 класс Раил,Таңсылу,Фирүзә, Сөмбел, Ильдан,Алмаз абыйлар кебек минем дә барасым килә, җиңәсем килә. Аннары ни теге ,кызлар алдында линейкага чыгарып, грамота бирүләре дә рәхәт бит.
Раил: Син нәрсә эшли аласың сон? Йөгерәм дисәң - йөгерүгә юк, мускул дисәң - мускулың юк.
Ильфир: Минем мускул юкмы? Кара әле нинди! (мускулын катырып күрсәтә)
Раил : Бу мускул мени? Бу бит тычкан бүксәсе.
Ильфир: Нәр-сә? Әллә бәләкәй генә малайның мускулы үгез бүксәсе кадәр булсынмы?
Раил: Юк инде, юк. Бездән әле бернәрсә дә чыкмый.
Ильфир: Алай булгач, менә син безнең классның физругы буларак нәрсә әйтерсең соң? Безгә нишләргә кирәк?
Раил: Уйлап карыйсы булыр. (Башын кашый)
Булат керә. Кулында песи баласы.
Булат: Малайлар, карагыз әле тагын бер песи баласы таптым (сыйпый). Нинди кушамат бирик икән?
Раил : Ташла әле шул песиеңне! Монда бик җитди мәсьәлә килеп чыкты бит әле, шуңа баш ватабыз, малай.
Ильфир: Булат, монда синең дә ярдәм кирәк. Гел песи кочаклап кына йөреп булмый ул.
Булат: Мин песиләрне яратам шул. Алар бик йомшак, матур, иркә булалар, Аларны сыйпыйсы гына килеп тора. Я, нәрсә бар? Сөйләгез.
Раил: Безгә хәзер ныклап торып шөгыльл

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: