Фатих Әмирхан. Хәят

Страницы: 1 | 2  >  >>

Тема : Фатих Әмирхан "Хәят" повесте. Әсәр буенча эш.
Максат: 1) әсәрдәге төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеге;
2) эчтәлек өстендә эш алып бару, образларга характеристика бирү, эчтәлек сөйләтү;
3) әхлак тәрбиясе

Дәрес барышы.
1. Актуальләштерү
1) өй эшен тикшерү.
Үткән дәрес материалы буенча фикер алышу:
1. Ф. Әмирханның биографиясе һәм иҗаты арасындагы бәйләнешне күрсәтеп, дәлилләр китерергә.
2. Ф. Әмирханның инкыйлабый-демократик карашлы язучы булуы нәрсәдә күренә?
3. Ф. Әмирхан иҗатында сатираның зур урын тотуын нәрсә белән аңлатырга мөмкин?
4. Ни өчен Ф. Әмирхан "уртаклык" темасына игътибар итте? Бу теманы яктыртуның әһәмияте нәрсәдә?
2. Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.
1. "Хәят"
Бу әсәр берничә кисәктән торачак повесть яки роман итеп уйланылган. 1911нче елның уртасында Әмирхан аның аның беренче кисәген язып тәмам итә һәм шул ук елда бастырып чыгара. Повестьның икенче кисәген дә төгәлләү алдында торганлыгы билгеле. Әмма ул өлеше дөньяга чыкмаган һәм кулъязмасының да язмышы билгеле түгел.
Повестьның безгә таныш булган беренче кисәген тәмамланган мөстәкыйль әсәр итеп карарга мөмкин. Чөнки төп образ - Хәят билгеле бер шәхес буларак күз алдына килеп баса.
3. Физкультминут
4. Сүзлек өстендә эш.
Бүсәләр, җәзбә, ингыйкас, ибн, бинт, зәүҗ, заид, тарых, нәмүнә.
5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Әсәрнең эчтәлеген анализлау.
2. Образларга характеристика бирү.
3. Хәят портретын повестьтагы бүтән персонажларның портретлары белән чагыштырып, аның үзенчәлекле якларын күрсәтергә.
4. Ни өчен повестьта Гали Арслановка бер бүлек багышланган? Бу бәлек әсәрнең композицион төзеклеген бозмыймы?
5. Салих Фатихов фоторәс

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: