лап , гомеремнең ахырынача Сез булыштыгыз. Бөтен нәселегездә татар культурасына , аның вәкилләренә тирән ихтирам яши. Сезнең кебек кешеләр булганда, безнең әдәбият үсәр, яшәр , киләчәге өметле. Шагыйрьнең бу сүзләре , әлбәттә , Луиза апага яшәргә көч биреп илхамландырып тора.
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Без тарих тәгәрмәчен 70 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең балаларын искә алабыз. Димәк, без 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрәбез. Сугыш сүзен ишетүгә,күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әбкәй һаман елап җибәрә.
Кырык-илле чакрым язгы суда-
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-
Өйдә көтә аны ач бала.
:
Страницы: << < 1 | 2