Части речи. Повторение

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Абдрахманова Ф. Х. 1 кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
"33нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе"муниципаль белем бирү учреждениесе
Класс: 4

Предмет: татар теле
Тема: Сыйфат.

Бурыч: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру
Максат:
- Дөрес язу, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:
1) 4 нче сыйныфта татар теле дәреслеге (Ф. Ф. Харисов, Ф. М. Хисамова, Ч. М. Харисова . -Казан:"Татарстан китап нәшрияты", 2013).

2)Парларда һәм группаларда эшләү өчен карточкалар,
презентация,
рефлексия өчен кәгазьдән киселгән яфраклар; агач рәсеме

I. Оештыру өлеше. Исәнләшү.
Мин кешеләр күңелендәге барлык йозакларны да ача торган бер ачкычны беләм. Ул- елмаю. Ә хәзер кара-каршы күршебезгә карап елмаябыз һәм дәрестә тырышып эшләвен телибез. Җилкәдәш күршебезгә борылып елмаябыз һәм шулай ук уңышлар телибез. Кунакларга карап елмаябыз. Ә хәзер барыгыз да миңа карап елмаягыз әле.
Матур үтсен көнебез
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.

Структуралар.
II. Матур язу күнегүләре.
-Ә хәзер,укучылар,без сезнең белән һәрвакыттагыча матур язу күнегүләре үткәрербез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, үрнәк буенча хәрефен һәм элементларын күчереп языгыз.


III. Сүзлек эше.
Босс1: ворона,медведь, тетрадь, синий, воробей, школа.
Босс2: синица, лиса, жёлтый, перемена, дятел, берёза.


БОСС-СЕКРЕТАРЬ -ТӘРҖЕМӘЧЕ
IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
-Әлеге сүзләр арасынд

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: