Башкортостан- гөлләр иле,һәр милләт аның гөле

Страницы: 1 | 2  >  >>

" Башкортостан- гөлләр иле,һәр милләт аның гөле". (Башкортостан көненә багышланган музыкаль кичә)
Максат: - туган илгә,җиргә, туган телгә сөю тәрбияләү;
Милли үзаң үстерү;
Укучыларны илебезне лаеклы шәхесләре итеп тәрбияләү

Кичә "Кояшлы ил" җыры белән башлана.
2 алып барөчы чыга. Алар татар киемнәрендә.
1 а. б. Туган ил ул- алтын арышлар,
Туган ил ул- зифа камышлар
Туган ил ул- иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар
Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә- барыбыз бертуган,,
Бик кадерле без ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
2 а. б. - Хәерле көн, кадерле дуслар! Исәнмесез. Башкортостан көненә багышлаган кичәне башлыйбыз. Илебезгә иминлек, тормышыбызга бәрәкәт, гомеребезнең бәхетле, бәхетебезнең гөмерле булуын телик
Җыр "Гөлләр иле"
1 а. б. - Башкортостан - гөлләр иле,
Һәр милләт аның гөле,- дип юкка гына исемләнмәгән кичәбез. Республикабызда иңне- иңгә терәп бик күп милләт кешеләре гомер кичерә. Татар, башкорт,рус,чуваш, мордва, әзербайҗан, үзбәк милләтләре бик тату яши бездә һәм киләчәктә дә, амин, шулай булсын.
Үзбәк биюе
Чуваш телендә шигыр "Туган як"
2 а. б. - Бакча безнең ил,
Алтын безнең җир,
Җиргә тезләнеп,
Чәчәк өздем мин
Менә шул чакта
Җирне кочаклап
Үбәсем килде-
Сыймый кочакка.
Йөрәккә сыйды,
Туйганчы сөйдем:
Йөрәгемдә кал
Мәңгегә!"- дидем
Үзбәк телендә туган җир турында шигыр
Рус биюе.
1 а. б. - Туган җирем! Түгеп хәләл тирен,
Халкым сине гөлдәй ил иткән
Омтылам мин синең биеклеккә,
Омтылам мин синең киңлеккә
"Туган җирем" Үзбәк т

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: