Барысы да безнең кулда

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Барысы да безнең кулда
"Матурлык дөньяны коткарыр", -диләр. Минемчә, иң матур кешеләр - балалар. Без гаиләдә, мәктәптә тәрбияләнәбез. Ә мәктәп ул - дөнья - га, тормышка караш формалаша торган иң изге урын.
Бала беренче тапкыр мәктәп - кә килгәч үзенә дуслар таба, алар белән аралаша. Еллар уткән саен ул акыл, тәҗрибә туплый. Аның тор - мышка үз карашы, һәр нәрсәгә үз фикере барлыкка килә.
Ләкин кешеләр табигать тара - фыннан шундый төрле итеп яра - тылганнар. Холык-фигыльләре, кы - яфәтләре, социаль хәлләре, дөньяга карашлары белән кешеләр бер-бер - ләреннән шактый аерыла.
Безнең арада да төрлеләре бар. Дин юлына кереп киткән, сәла - мәт яшәү рәвеше алып барган, акыллы, белемле яшьләр белән бер- рәттән начар гадәтләргә ияргәннә - ре дә бик күп.
Мине бигрәк тә наркомания дигән зур афәт борчый. Элек без бу турыда телевизордан күреп, газета-жуналлардан укып белдек. "Ярый әле бездә юк бу чир", дип уйлый идек.
Күпләр наркотик кармагына бик тиз эләгә. Бу баткаклыкка кереп баткач кына алар аның нинди кур - кыныч икәнен аңлыйлар. Алар инде беркайчан да сәламәт, ирекле була алмыйлар. Кеше үзенең наркоман икәнен аңлаганда бик соң була инде. Ләкин чын наркоманнар да үзләрен наркоман итеп танырна теләмиләр. Алар язмышларына буйсынып, тор - мыш өчен көрәшсәләр, үзләре өчен яхшырак булыр иде.
Энә белән бит әле СПИД вирусы да дус. Күп наркоманнар ВИЧ ин - фекцияле була икән. ВИЧ инфекцияле наркоман ана - лардан зәгыйфь балалар туа, күпме кешеләр наркоман туганнары өчен газап чигә. Бу турыда газеталарда бик күп файдалы материаллар бар. Бу мәкаләләрдә күп төрле файдалы киңәшләр, гыйбрәтле вакыйгалар белән та - нышырга була. Шушы газеталарда мәкаләләрне,хатларны укыгач ,мин аларның геройлары исәнме,түгелме икәнлеге турында уйлыйм. Алар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: