Бала-гаиләнең көзгесе

Страницы: 1 | 2  >  >>

Бала-гаиләнең көзгесе
Кешенең бөтен гөмере гаиләдә үтә. Гаилә-һәр кешегә кирәкле якты учак. Гаилә төзек һәм нык булган саен аның ялкыннары да җылыны күбрәк тарата. Анда бер-берсен яратучы,кайгыртучы, брсе икенчесе өчен якын буган кешеләр яши.
Гаиләнең төп бурычы- балалар тәрбияләү. Балалар - гаиләнең көзгесе. Ата-ана өчен иң кадерле,иң затлы кеше бала булса,бала өчен иң кадерле,иң затлы кешеләр-ата белән ана.
"Ана - шәфкать диңгезе" дигән әйтем бар. Ана баланы дөньяга тудырган көннән башлап,аның бөтен язмышы өчен үзендә җаваплылык тоеп яши. Баласы җәмгыятькә файдалы ,чын кеше булып үссен,бәхетле яшәсен өчен каршылыклардан курыкмыйча ,барлык авырлыкларга түзеп ,тормышны алып бара . "Ана җылысы- кояш җылысы" ,"Әнкәм йорты-алтын бишек"кебек мәкальләр буш урында тумаган.
Гаилә учагын сүндермичә саклаучыларныңикенчесе-әти. "Ата-тормыш тоткасы"мәкале гаиләдә ата кешенең дәрәҗәсе гаять зур икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә,бала тәрбияләүдә, һичшиксез,ата кеше катнашырга тиеш. Әти-гаиләдә үрнәк кеше. Үрнәк әтиләрне,бары тик әти үзе генә тәрбияли ала. Әти кешегә күбрәк гаиләнең матди ягын кайгыртыргатуры килә,ләкин бала тәрбияләүдә дә ул әни белән беррәтән торырга тиеш. "Әткәй- шикәр,әнкәй-бал"мәкале шул бердәмлекне ,бала өчен ике затның да газиз булуын аңлата.
Ата белән ана - баланың иң беренче укытучылары. Бала дөнья белән иң элек үз гаиләсендә таныша. Ул яхшыны да,яманны дагаиләсендә күрә. Баланың холык-фигыле,тормшка карашы,тирә-юньгә мөнәсәбәте ничек формалашуга ата-ананың шәхси үрнәге йогынты чсый. Үзара хөрмәт, ышаныч хөкем сөргән,хезмәт сөючән,намуслы гаиләләрдә әти-әни үрнәгендә яшәргә тырышучы инсафлы балалар үсә. "Алма агачыннан ерак тәгәрми",-ди халык. Әти-әни мәхәббәте баланы киң кү

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: