Ата-ана hәм бала.
Кайбер ата- аналар баланың кечкенәдән, яшьтән үк аңлы үсүе тумыштан килгән сәләт ул, диләр. Балага сәләтнең 70 тумыштан бирелә, диләр. Кайберәүләр күпкырлы сәләт, булдыклы яшәү процессында үзе туа, үзе үсә, диләр. Кем хаклы? Баланың психик үсешендәге төп роль өлешенә туры килә.
Ә менә ничек тәрбияләргә?
Күпчелек әти - әниләр: аңны үстерү, тәрбияләү - ул, барыннан да элек, хэреф, цифр тану, аларны хәтердә калдыру, шигырь ятлау, диләр. Сәләтле балалар алфавитны өйрәнеп, хәтерләрендә калдыра алалар. Әмма педагогика иртә укытырга рөхсәт итми. Нерв системасына авыр эш йөкләү баланың киләчәктәге укуына зыян китерергә мөмкин. Ләкин аның уенчыклары янында хәреф шакмаклар hәм әкият китаплары тора бирсен. Балага рәсем белән, кисү - ябыштыру эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырырга кирәк. Пластилинны йомшартып төрле әйберләр ясарга мөмкин икәнен күрсәтергә, соңрак, баланың үсешенә карап, катлаулырак эшчәнлекләр тудырырга мөмкин. Балагыз сәламәт үссен өчен, аны гимнастика мавыктырыгыз!
Ә шулай да укырга кайчан өйрәтә башларга соң? Галимнәр фикеренчә, укырга өйрәтү 5 яшьләрдә башланырга тиеш. Сез иң элек тиешле әдәбиятны эзләп табыгыз, өйрәнегез. Ашыкмагыз, сабыр гына тәҗрибә туплагыз. Иң әhәмиятлесе - мәҗбүр итү чарасы кулланмагыз. Балаларны hәр күренеш белән кызыксынырга өйрәтергә кирәк. Баланы үзебез теләгәнчә үстерүнең иң ышанычлы юлы - хезмәт. Хезмәтне ихтирам итеп үскән бер баланың да югалып калганы юк. Андыйлар hәрвакыт үзләренең дөрес юлларын табып киләләр.
Без еш кына, әгәр кеше диплом алган икән, ул кеше белемле, тәрбияле дибез. Әмма белемле булу тәрбияле булу дигән сүз түгел. Тәрбияле булу ул бүтән кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, кешелекле, хәтер саклаучан, тыйнак булу дигән сүз.
Страницы: 1 | 2 > >>