Икенче кечкенәләр төркеме
"Гомуми үсеш бирүче 7 Актаныш балалар бакчасының" беренче квалификацион категорияле
тәрбиячесе Галиева Тәнзилә Әхтәм кызы
Максат: балаларда туган як табигатенә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү; үз авылыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.
Проектның бурычы: туган як, аның табигате турында күзаллау булдыру, балаларның сөйләм телен баету; балаларга экологик тәрбия бирү.
Проектны томышка ашыру методлары, алымнары:
1. Әңгәмә.
2. Күзәтү.
3. Экскурсияләр
4. Альбомнар карау
5. Әдәби әсәрләр белән танышу
Проектны тормышка ашыруда хәл ителәсе мәсьәләләр.
Тәрбияче эшчәнлеге:
oo перспектив план төзү.
oo шөгыль конспектлары әзерләү.
oo ата - аналарны эшчәнлек белән таныштыру
Ата - аналар эшчәнлеге:
oo балалар белән әңгәмәләр, шигырьләр өйрәнү.
Эшнең уңай нәтиҗәсе:
-балаларда туган авыл табигате турында белемнәре баетылды.
-табигатькә сак караш барлыкка килде, туган авыл белән горурлану хисе туды;
- Сүзлекләр яңа сүзләр ярдәмендә баетылды.
Проектны тормышка ашыруда якынча шөгыльләр тематикасы
Сентябрь
1. "Көз килде" темасына әңгәмә.
Октябрь
1. Балалар бакчасының яшелчә бакчасына экскурсия.
Ноябрь
1. Балалар бакчасы участогында үсүче агачлар ( прогулкада алмагач, юкә агачларын күзәтү).
Декабрь
1. "Актанышка кыш килде" әңгәмә.
Январь
1. "Мин яшәгән авыл - Актаныш" әңгәмә.
Февраль
1. Безнең өй бакчасы- фотокарточка буенча әңгәмә.
Март
1. "Туган якка яз килде" - картина карау.
Апрель
1. "Мин йөргән балалар бакчасы" әңгәмә.
Май
1. "Бүләк урманына яз килде" әңгәмә.
Тема: "Көз килде"
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>