Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык

Страницы: 1 | 2  >  >>

2сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"



. .
Максат: 1. АбдуллаАлишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү;әкиятләрен белү;
2. А. Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
3 . Эчтәлекне аңлап,сәнгатьле укырга өйрәтү;
4. Әхлак тәрбиясе бирү.

Материал: Абдулла Алиш "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"китабы.
Материал: дәреслек.
Җиһазлау: Язучының портреты;аудиоязмадагы музыка,әкиятләргә иллюстрацияләр,компьютер. .

Дәрес барышы.
I . Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Аудиоязмада табигатьтәге тылсымлы тавышларны чагылдырган музыка тыңлау.
Бүгенге көн турында сөйләшеп китү.
-Бүгенге көн турында нәрсә әйтә аласыз. (Укучылар берсенең җавабын икенчесе тулыландырып җавап бирәләр. )
-Шушы матур көндә без сезнең белән Абдулла Алиш турында өйрәнүне дәвам итәрбез.
II. Өй эшен тикшерү,актуальләштерү.
1. -А. Алиш кем ул?Ни өчен без аны балалар язучысы дибез?Балаларга әкиятләр,хикәяләр,шигырьләр язу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
2. Мин сезгә А. Алишның әкиятләрен укып килергә кушкан идем. Хәзер ничек укуыгызны тикшереп карыйм әле. Мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм,ә сез шуны нинди әкияттән икәнен әйтерсез:
1) Саесканнар төрлесе - төрле якка карап очканнар. Үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:-Әй,сез,куе урманнарда,киң кырларда,яшел болыннарда,диңгез-океанда яшәүче ерткычлар ,-дигәннәр алар. (Койрыклар)
2) Көннәре дә,төннәре дә матур гына акты,таң алдыннан әтәч канатларын какты,шыңгырдатып кычкырырга яратты. Тавык та бик уңган иде,йомырканы күп салды. Шулай да алар гел бер төсле тормыштан туеп ил гизәргә дип юлга чыктылар. (Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр)
3) Чәчәкләр башлыгы

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: