Казан шәһәре Киров районы 152 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфы укучысы
2016/17 нче уку елына татар әдәбиятыннан контроль арадаш аттестация эше
Этем югалды бүген.
Урам аша чыкканда.
Оныгым белән балалар сараена бию түгәрәгенә бара идек. Урам чатында светафорга карап көтеп торабыз. Ниһаять светофорда безнең өчен яшел ут янды. Юлдагы машиналар туктарга тиеш иде. Тик кая ул! Яшел утны күрмәгән кебек. Алар баруларын дәвам иттеләр.
Шушы вакытта без оныгым белән бер эткә игътибар иттек. Ул гап-гади, токымсыз эт иде. Юлның уртасына чыккан да машиналарга ташлана, ачуланып өрә. Аларның артыннан чаба.
Менә, ниһаять, машиналар туктап калды. Эт тынычланды. Ул, борылып, безнең янда басып торучы сигез-тугыз яшьлек малай янына килде һәм бер-ике тапкыр өреп куйды. Малай һәм эт юлның икенче ягына чыгып киттеләр. Без дә оныгым белән юлны дәвам иттек. Юл уртасына җиткәч, эт машиналар алдында туктады һәм малай юл аша чыкканчы көтеп торды. Аннан соң уйный-уйный, аңа иярде.
Мин, этне күргәч:"Менә юләр. Машина астына керә бит инде", - дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Соңрак аңладым. Ул теге кечкенә малайны-хуҗасын саклаган икән. Аңа юл бирмәүче машиналарга ачуланып өргән. Хуҗасына куркыныч юл аша чыгарга булышкан икән. Эйе, хайваннар да уйлый беләләр, ахры. Алар кешенең чын дусты була беләләр. Юл чатында мин моңа тагын бер тапкыр инандым.
1. Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләгә "", туры килмәгән җөмләгә "-" билгеләре куегыз.
Оныгым белән юл чатында басып тора идек.
Светофорда яшел ут янгач, машиналар туктадылар.
Бер эт хәрәкәтен дәвам итүче машиналарга өрә.
Бу гап-гади, токымсыз эт иде.
Эт тынычланды һәм 8-9 яшьлек кыз янына килде.
Эт малайга юл аша чыгарга ярдәм итте.
Эт б
Страницы: 1 | 2 > >>