Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора.
Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: "Тыштан ялтырый, эчтән калтырый" димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.